Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелектә танылу алган һәм коммерциячел булмаган секторны, гражданнар бергәлеген үстерүгә зур өлеш керткән гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар гариза бирә ала.
Премиягә дәгъва итүчеләрнең документлары 2024 елның 23 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорты.
Тулырак мәгълүмәт белән ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга була: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm