Мөслимгә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында узган медицина советында үзәк хастаханәнең 2023 елгы күрсәткечләренә анализ ясалды, районның медицина өлкәсендә хезмәт куючылар алдына мөһим бурычлар куелды. Марсель Миңнуллин район Башлыгы Альберт Хуҗин белән берлектә халыктан килгән сорауларга җавап бирде.

Министр район үзәк хастаханәсендә дә булды. Ул агымдагы елда алынган җиһазлар белән танышты, хастаханәнең торышына югары бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International