Район мәдәният йортында ТР Дәүләт Советына җиденче чакырылыш депутатлыкка кандидатлар белән очрашу узды. Чарада район Башлыгы, җирле бүлек секретаре Альберт Хуҗин, депутатлыкка кандидатлар Марат Бариев һәм Алмаз Фәритов катнашты. Әңгәмәне алтынчы чакырылыш депутаты, "ТНВ – ТЯГ" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов алып барды.
"Бердәм Россия" партиясенең кандидатлары республикабызның һәр районына үзләренең программалары белән таныштыру, халыкны борчыган мәсьәләләрне тыңлап, аларны чишү юллары тәкъдим итү максатыннан сәяхәт итә. Мөслимдә узган очрашуда да җирлекне үстерү, махсус хәрби операциядәге егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, Ык елгасы аша күперне төзекләндерү, политехника техникумына тулай турак булдыру кебек актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Автобус марафонында катнашучылар фикеренчә, кешеләрнең иминлеге турында кайгырту – «Бердәм Россия»нең төп өстенлеге.