Россия гражданинының су саклау өлкәсендәге закон бозулар турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрелде

2024 елның 21 июне, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданның су саклау өлкәсендәге законнарны бозу турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү уздырды.

Су агызу объектын эксплуатацияләүче предприятие тарафыннан, законны бозып, Казан шәһәре территориясендәге Куйбышев сусаклагычына (Казанка елгасы) агынты сулар агызу, пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясен арттырып һәм су объектын файдалануга бирү турында карар булмаганда гамәлгә ашырылуы ачыкланды.

Закон бозуны бетерү максатыннан табигать саклау прокуроры судка мөрәҗәгать итте.

Казанның Вахитов районы суды карары белән прокурорның дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Предприятие һәм җирле үзидарә органына ташлана торган агынты суларны норматив чистартуны тәэмин итеп, су объектын файдалануга бирү турында карар алу өчен кирәкле документларны вәкаләтле органга җибәрү бурычы йөкләнгән.

Закон бозуларны бетерү прокуратура контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International