22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне.
1941 нче елның 22 июне – илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне илебез азатлыгы өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнарыбыз искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә яңара.
Бу көнне Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә Бөтен ил буенча «Бер минут тынлык» акциясе узачак. Барлык битараф булмаучыларны акциягә кушылырга чакырабыз.