Мөслим муниципаль районының «Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» арендага алынган җир өчен еллык аренда хакын түләү кирәклеген исегезгә төшерә.
Аренда хакы аренда килешүендә каралган срокларда арендатор тарафыннан кертелә.
Аренда хакы килешүдә билгеләнгән вакытта түләнмәгән очракта, арендаторга түләүне кичектергән һәр көнгә аренда хакын вакытында кертмәгән өчен пенялар исәпләнә.
Агымдагы түләүләр түләнмәгән һәм аренда хакы (пеня) буенча бурыч ирекле тәртиптә барлыкка килгән очракта, күрсәтелгән бурычны түләтү суд аша мәҗбүри рәвештә башкарылачак.
Моннан тыш, аренда хакы һәм пеня буенча бурычлар булу аренда килешүен өзү һәм аннан соң яңа срокка аренда килешүе төзү мөмкин булмау өчен нигезләрнең берсе булырга мөмкин.
Әгәр сез почта аша 2024 елга аренда хакын түләүгә исәп-хисапны үзгәртү турында хәбәр алмасагыз, сезгә Мөслим муниципаль районының Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 адресы буенча урнашкан «Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы»на мөрәҗәгать итәргә яки электрон почта аша элемтәгә кирәк: Pizo.Muslyumovo@tatar.ru, телефон: 8 (85556) 2-54-50.