Нарат Асты авылындагы "Урман иле" балалар лагеренда капиталь ремонттан соң беренче сменасын ачу тантанасы узды

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Район Башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов балаларга бәйрәм тәбрикләвен җиткерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова балаларга күңелле яллар теләде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина лагерьдагы балаларга тәрбия бирүче укытучыларга тирән рәхмәтен белгертте.

Ике төркемгә бүленгән балалар үзләренең девизлары белән таныштырды, җыр-биюләр тәкъдим итте.

"Урман иле" лагереның беренче сменасында 60 бала ял итәчәк. Моның өчен лагерьда барлык шартлар да тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International