Алдынгылар парадында мәктәп һәм район тормышларында актив катнашкан, укуда сынатмаган укучылар хәрмәтләнде.
"Ел укучысы – 2024" титулына Мөслим лицееның 10 сыйныф укучысы Мәдинә Морзаханова ия булды.
"Мөслим егете" титулына Мөслим лицееның 9 сыйныф укучысы Искәндәр Зарипов лаек булды.
"Мөслим кызы" титулын Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зарина Нуретдинова алды.
"Мөслим йолдызы" муниципаль бәйгесе җиңүчеләре:
"Иң тату сыйныф" номинациясе җиңүчесе – Мөслим лицееның 7б сыйныфы укучылары һәм әти-әниләр комитеты (сыйныф җитәкчесе – Ләйсән Яхина);
"Иң шәп спортчы" номинациясе җиңүчесе – Динә Баһауова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
"Уңган кыз" номинациясе җиңүчесе – Александра Альметова, Мари Бүләр мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
"Уңган егет" номинациясе җиңүчесе – Данияр Кашапов, Мөслим гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
"Табигать сакчысы" номинациясе җиңүчесе – Наилә Биккинина, Мөслим гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
"Илһамият" номинациясе җиңүчесе – Зилә Әһлиева, Мөслим лицееның 9 сыйныф укучысы.
Район тормышында актив катнашканнары өчен Максим Игнатьев (Михайловка мәктәбе укучысы), Ләйсән Хәмәтшина (Күбәк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы), Дмитрий Байбатыров (Мөслим лицее укучысы) бүләкләнде.