Мөслим Сабантуенда дәүләт бүләкләренә ия булучылар хөрмәтләнде

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

1. Күпъеллык намуслы хезмәте һәм Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте контролеры Шәймәрданова Фәридә Әсгать кызына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

2. Күпъеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Минһаҗев Фәнис Әнвәр улына ТР Премьер-министрының Рәхмәт хаты тапшырылды.

3. Махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәүче хәрбиләргә күрсәтелгән ярдәме өчен Коры җир гаскәрләренең Баш командующие вазыйфасын вакытлыча башкаручы генерал-полковник Александр Павлович Лапинның Рәхмәт хаты белән "Агромастер" ҖЧҖнең генераль директоры Исламов Илгиз Зәкиян улы бүләкләнде.

4. Агросәнәгать комплексында күпъеллык хезмәте өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар буенча консультанты Гараева Светлана Васильевна бүләкләнде.

5. Агросәнәгать комплексында күпъеллык хезмәте өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән Мөслим районы Башлыгы Хуҗин Альберт Роберт улы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International