Җирлегебезнең оешма-предприятие хезмәткәрләре, райондашларыбыз Сабантуй бәйрәменә бүләкләр җыйды.
Матур милли-киемнәрдән, дәртле җырлар астында һәрбер өйгә кереп бүләк җыелды. Райондашларыбыз бүләк җыючыларны күршеләре белән бергә урамга чыгып көтте, елмаеп каршы алды – чара шундый күңелле нотада үтте.
Районның мәдәният хезмәткәрләре бүләкне җигүле атта җыйды. Җирлегебез халкы Кооператив урамында бизәлгән, җигелгән атны күрүенә сөенде. Балалар атның арбасында йөреп карый алды.