Иң элек җитәкчеләр Мөслим лицее базасында нәни юл хәрәкәте инспекторлары, шахматчылар, волейбол сөючеләр белән очрашты. Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Марш сәгате", "Театр", "Экокалейдоскоп" түгәрәкләренең эшчәнлеге белән танышты.
Мәдәният йорты эчендә укучыларның кул эшләреннән торган күргәзмә эшләде. Шунда ук нәни язучылар, яшь техниклар, кул осталары барланды.
Фестиваль сәнгать түгәрәкләрендә белем алучыларның чыгышларыннан торган күркәм концерт белән дәвам итте. "Тату сыйныф"ның сәламләве беркемне дә битараф калдырмагандыр.
Район Башлыгы Альберт Хуҗин районыбыз укучылары, укытучылары һәм ата-аналары арасында булган ныклы элемтәгә соклануын белгертте, балаларга укуларында һәм сәләтләрен үстерүдә уңышлар теләде.
Мәктәпләр тормышында актив катнашкан гаиләләр район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.