Бар кеше сокланыр гаиләм бар, балалар – мәхәббәт җимеше

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Гаилә елы кысаларында һәм Гаилә көне уңаеннан З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Бар кеше сокланыр гаиләм бар, балалар – мәхәббәт җимеше" исеме астында Мөслим сәнгать мәктәбенең иҗади-отчет концерты үтте.

Бәйрәм концерты алдыннан килгән кунаклар өчен әвәләү, рәсем ясау буенча осталык дәресләре күрсәтелде. Укучылар һәм аларның әти-әниләре әзерләгән рәсемнәр, кул эшләреннән торган күргәзмәне карарга мөмкинлек бар иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов сәнгать мәктәбендә белем алучылар һәм укытучылар белән горурлануын белгертте, иҗади уңышлар теләде.

Моңлы җыр-бию, нәфис сүз, уен коралларында үз осталыкларын күрсәткән укучыларны тамашачылар алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International