Беренче категория махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан кертелде. Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары контракт буенча хезмәт, гуманитар ярдәм, шифаханә-курорт дәвалануы, белем алу, эшкә урнашу кебек һәм башка сораулар бирә ала.
Икенче категория диспансерлаштыруның сыйфатын бәяләүгә багышланган. Анда халыкның медицина хезмәте белән канәгатьлеге исәпкә алына. Яңа функция медицина ярдәменең уңайлыгын һәм сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар мөрәҗәгатьләрне «ТР Халык контроле» («Народный контроль РТ») кушымтасы яки https://uslugi.tatarstan.ru порталы аша бирә ала.