Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә яңа оборудование кайтты

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Яңа техниканың дәресләрдә кулланылышы белән район башлыгы Альберт Хуҗин танышты.

Быел “Офык”ка 8 комплект квадрокоптер алынды. Кыска вакыт эчендә укучылар техниканың төзелешен, аны куллану тәртибен өйрәнде. Бу көннәрдә егетләр квадрокоптерны укытучылар кулы белән булдырылган “киртәләр полосасы” буйлап очыртырга күнегә.

Аннан тыш, үзәккә цифрлы дизайн күнекмәләренә өйрәнү өчен график планшетлар кайтартылды. Әлеге техника ярдәмендә укучыларга махсус стилус ярдәмендә рәсемнәр, анимация һәм графика ясарга мөмкинлек бирә. Түгәрәктә шөгыльләнүчеләр киләчәктә тормышларын рәсем, дизайн ясау белән бәйләргә теләүләрен белгертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International