“Буыннар бәйләнеше” республика чемпионатының муниципаль этабы узды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Чемпионат балалар, аларның ата-аналары һәм өлкән буын гражданнары арасында көндәлек тормышта заманча компьютер технологияләрен үзләштерүне һәм куллануны популярлаштыру; гаиләне, буыннар һәм гаилә кыйммәтләре бәйләнешен ныгыту максатыннан оештырылды.

Командаларга смартфонда, "Яндекс" эзләү системасында мәгълүмати һәм финанс иминлеген белүне таләп итүче биремнәрне үтәргә кирәк иде. Нәтиҗәдә Мөслим авылыннан Каюмовлар гаиләсе җиңүче булды. Алар 27 апрель көнне бәйгенең Казанда үтәчәк финал турында катнашу хокукы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International