Биредә Мөслим районы эшмәкәрләре белән җитештерелгән һәм алдынгы технологияләр нигезендә терлекчелек белән эшләү өчен төрле төбәкләрдә булдырылган продукция тәкъдим ителде.
Семинарның пленар өлешендә Марат Җәббаров чараның катнашучыларын сәламләде. Район башлыгы Альберт Хуҗин Мөслим районының терлекчелек юнәлешендәге күрсәткечләр белән таныштырды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов 2024 елның беренче кварталында терлекчелек белән эшләүгә нәтиҗә ясады.