12 апрель көнне мәшгульлек үзәгендә вакантлы эш урынннары ярминкәсе узды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Әлеге оешмаларга участок табиблары, ветеринария табибы, слесарь-ремонтчы, тракторчы һәм гади эшчеләр кирәк. Ярминкәгә килгән гражданнар әлеге предприятиеләрнең кадрлар буенча белгечләре белән очрашты, хезмәт хакы күләме һәм социаль гарантияләр белән кызыксынды.

Вакансияләр ярминкәсенә 7 райондашыбыз килде. Бүгенге көндә җирлегебездә 24 кеше эшсез буларак мәшгульлек үзәгендә исәптә тора.

Вакансияләр ярминкәсе «Демография» милли проекты кысаларында елга ике тапкыр үтә. Чара район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге тарафыннан һәм «Бердәм Россия» белән минем карьерам» федераль партия проектын тормышка ашыру максатыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International