Икеайлык башыннан Г. Тукай исемендәге урта мәктәп, лицей, гимназия коллективлары, урта һәм югары сыйныф укучылары мәктәп территорияләрендә калган карны тараттылар, корыган үләннәрне, кар астында калган чүпләрне җыйдылар. Беркетелгән урамнарда юл кырыен чистарту буенча күләмле эш башкардылар.