Гаилә елы кысаларында изге бәйрәм көнне балалар өчен дә кызыклы чара оештырылды

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Абдулла Әүхәдиев Коръән аятьләре укыды, Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин дога кылды, бәйрәм белән тәбрикләде. Район Советы аппарат җитәкчесе Ринат Гарипов балаларга үз теләкләрен җиткерде.

Килгән кунакларны нәни сүз осталары сәламләде. Алар изге ай турында әзерләгән шигырьләрен сөйләде. Бер ай дәвамында барган “Минем Рамазан аем" бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Катнашучыларның һәрберсенә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләргә велосипед, планшет һәм башка төрле кыйммәтле бүләкләр бирелде. Конкурска килгән рәсемнәрне Туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләр залында 1 майга кадәр карап булачак. Инша һәм шигырьләр "Авыл утлары" район газетасында басылачак.

Бәйрәм малайлар һәм кызлар өчен аерым зоналарда әзерләнгән төрле спорт уеннары белән дәвам итте. Ярышларда катнашып җыйган "бәрәкәт" жетоннарын бүләккә алыштыру мөмкинлеге тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International