Катнашучыларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров сәламләде. Җәмил хәзрәт Газыймов катнашучы командаларга уңышлар теләде, бүләкләр фонды турында искәртте. Спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров спортчыларны уен тәртибе белән таныштырды.
Уен нәтиҗәләре буенча, "ИЛТРАНС" командасы I урынны яулады. "Сети" командасы – II урында. III урында – "ПМ" командасы.
Җиңүче командаларга һәм иң яхшы уенчыларга дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.