«Мизгел» яшьләр үзәгендә яшьләр өчен «Пижама-party»узды.
Мендәрләр, яраткан уенчыклар һәм пижамалар, менә йокларга гына беркем дә җыенмый: 28 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә «Пижама-party» узды! Кичә-ул, беренче чиратта, уеннар һәм биюләр, тере аралашу һәм уңай эмоцияләр, күп кенә позитив фотографияләр, дискотека, шулай ук бик күп кызыклы конкурслар һәм актив күңел ачу.