27 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Мин татарча сөйләшәм» дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу викторинасы үткәрделәр.

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

27 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Мин татарча сөйләшәм» дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу викторинасы үткәрделәр. Чарада Мөслим лицееның 6 Б сыйныф укучылары катнашты. Катнашучылар туган телне белүдә генә түгел, ә татар музыкасын һәм халкыбызның мәдәниятен белүдә дә көч сынаштылар. Бик киеренке көрәштә 2 урынны   “Мөслимлеләр” командасы, 1 урынны “Татарлар” командасы алды.!! Барлык командалар да Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Мизгел» яшьләр үзәге грамоталары белән бүләкләнделәр, ә класс шулай ук Мөслим авылы кинотеатрына бушлай кино карау өчен сертификат алды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International