Грантка гариза әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияне "Минем бизнес" үзәгендә алырга мөмкин. Үз технологик проектын үстерүгә 1 млн сумлык грантларны 2 мең студент алачак.
Грант җәлеп ителгән белгечләрнең хезмәт хакын түләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук чыгымнарны каплаячак:
- җиһазлар, материаллар, комплектлау материаллары сатып алу,
- интеллектуаль милеккә хокукларны теркәү
Проектлар түбәндәге юнәлешләрнең берсенә туры килергә тиеш:
- санлы технологияләр
- медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре
- химик технологияләр һәм яңа материаллар
- яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре
- биотехнологияләр
- ресурсларны саклаучы энергетика
- иҗади индустрияләр
Конкурс операторы инновацияләргә ярдәм фонды (https://t.me/fasietalks)
Гаризалар кабул итү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Тулырак мәгълүмат монда (https://fasie.ru/studstartup/).
Гаризалар әзерләү мәсьәләсе буенча консультацияләр РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән һәм курировать итүче беренче вице-премьер Андрей Белоусов белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында «минем бизнес» үзәгендә +7 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.