Татарстан Республикасында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасы гамәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе-кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча эшчәнлек, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча олимпиада үткәрү. Кулланучылар тәртибе нигезләрен белү көннән-көн актуальлек һәм әһәмиятлелек ала.