23 октябрьдә спорт сараенда волейбол лигасы кысаларында беренче уен узды. Ел дәвамында 9 команда ярышачак. Сезон ачуда хакимият командасы «Форпост» командасы белән очрашты. Беренче җиңүче хакимият командасы булды.