Мөслим муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Мөслим муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Комиссия утырышында район башлыгы Альберт Хуҗин, Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов, «ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе» Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге башлыгы Рамил Әхтәмҗанов, Мөслим районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Феликс Магданов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге башлыгы Айрат Вахитов, БДД ДБУның Сарман бүлеге начальнигы Алсу Ситдыйкова һ. б. катнашты. Шулай ук БДД комиссиясе әгъзалары, мәктәп директорлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм ВКС режимында авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
Көн тәртибе буенча тубәндәге сораулар каралды:
1.    "Район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләре буенча 9 айлык анализ";
2.    "Мөслим районында профилактика бүлегенең 9 айлык эшчәнлеге ";
3.    Мөслим районында БДД буенча башкарылган эш турында мәгълүмат.
Чыгыш ясаучылар юл-транспорт һәлакәтләренең кимүен билгеләп үттеләр. Профилактика чараларына басым ясалды. 
 
Алсу Ситдыйкова балаларны ата-аналар контролендә тотуның мөһимлеген ассызыклады, чөнки мәгариф учреждениеләре тарафыннан зур аңлату эше оештырыла. Моннан тыш, юлларда хәрәкәт куркынычсызлыгы буенча укыту дәресләре үткәрелә. Ел саен мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының методик базасы ныгытыла.

Ахырда Альберт Хузин утырышка йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International