Ә бездә бик яхшы яңалык! Бу яңалыкны районыбызның егет-кызлары ел буе көттеләр. Бүген, капиталь ремонттан соң, ниһаять, Нарат асты авылында урнашкан “Урман иле” стационар-сәламәтләндерү лагере ачылды.

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

 Бу яңалыкны районыбызның  егет-кызлары ел буе көттеләр.

Бүген, капиталь ремонттан соң, ниһаять, Нарат асты авылында урнашкан “Урман иле” стационар-сәламәтләндерү лагере ачылды. Чарада хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Хәмәдишин Дәүфит Закирович һәм район башлыгы Хуҗин Альберт Роберт улы катнашты.

 Безнең “Игелек уят” отрядының актив волонтерлары шулай ук зур район чарасыннан читтә калмады. Алар кунакларны лагерьның һәр локациясе белән таныштырдылар, капиталь ремонттан соң булган барлык яңалыклар турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International