Мөслим районының Дусай авылында яңа модульле ФАП ачылды.

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Дусай авылы халкы фельдшер акушерлык пункты сорап хакимияткә мөрәҗәгать белән чыкты. Халык саны зур булмаган авылда яңа пункт салу, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тәкъдиме белән ясалган "Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Бүген район җитәкчелеге, район үзәк шифаханәсе коллективы, авыл халкы катнашында әлеге ФАПны ачу тантанасы үтте.
Район башлыгы Альберт Хуҗин дусайлыларга исәнлек-саулык теләде, авыл фелдьшерын "яңа йортка чыгу" белән котлады.

Районың баш табибы Дамир Сөләйманов ФАПның 147 кешегә, алардан балалар-13, пенсионерлар-43, хезмәт күрсәтәчәген. Пунктның тулысынча җиһазландырылган булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International