Өлкәннәр декадасын бәйрәм итү кысаларында “Мизгел” яшьләр үзәге инициативасы белән “Игелек уят” ирекле отряд волонтерлары белән берлектә “Җылы куллар” акциясе оештырылды.

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасын бәйрәм итү кысаларында “Мизгел” яшьләр үзәге инициативасы белән “Игелек уят” ирекле отряд волонтерлары белән берлектә “Җылы куллар” акциясе оештырылды.

Әлеге чара «Без бергэ» җирле муниципаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Акция барышында тәмле коймаклар пешерү буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар тәмле һәм кабарып торган коймаклар әзерләү рецептурасын, шулай ук аларны әзерләүнең башка рецептларын, кулинар серләрен белә алдылар. Егет-кызларыбыз коймакларны пешерү процессына да кушыла алдылар.

 Соңыннан барлык продукция Мөслим авылында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына тәрбияләнүче әби-бабайларга тәмле итеп чәй эчү өчен тапшырылды, тантаналы шартларда бәйрәм белән котладылар. Волонтерлар сәхнәләр, бию номерлары һәм кызыклы конкурслар әзерләгәннәр иде. Шатлыкның, рәхмәтнең чиге булмады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International