Өлкәннәр өчен концерт

2023 елның 3 октябре, сишәмбе
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Безнең мәктәптә бу көнне бәйрәм итүгә шактый чаралар планлаштырылды. Өлкәннәр көненә рәсем сәнгате бүлеге укучылары котлау открыткалары әзерләделәр. Ә җыр сәнгате һәм халык уен кораллары бүлеге укучылары картлар йортында концерт белән чыгыш ясадылар. Олы яшьтәгеләргә иң мөһиме - аралашу. Балалар олкәннэр белән рәхәтләнеп сөйләштеләр, мәктәп тормышлары турында сөйләделәр. Өлкәннәр барысы да балаларыбызны алкышладылар һәм шундый искиткеч концерт өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Концерттан һәм рәсми котлаулардан соң әби-бабайларга открыткалар һәм кучтәнәчләр тараттык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International