30 сентябрь көнне "Яшьлек" спорт сараенда 2012-2014 елгы яшүсмер егетләр арасында Рафаэл Садриев истәлегенә футбол турниры узды.
Ярышларны тантаналы ачу һәм бүләкләү тантанасында Рафаэл Садриевның иптәше Рәшидә апа һәм кызлары катнашты.Әлеге турнирда 8 команда көч сынашты:Михайловка, Күбәк, Салауз-Мухан,Спорт мәктәбе, Г.Тукай мәктәбе ,Гимназия,Лицей мәктәпләре егетләре командасы.
Урыннар түбәндәгечә:
1-Гимназия
2-Лицей
3-Михайловка.
Иң яхшы уенчылар дип билгеләнде: Вәлиев Кәрим (Лицей); Сидякин Тимофей (Михайловка); Вәлиев Ислам (Гимназия); Хәйретдинов Нурислам (спорт мәктәбе).
Турнирның җиңүчеләре кубок, медаль, грамота, истәлекле бүләкләр, Һәм баллы күчтәнәч белән бүләкләнде. Турнирның иганәчесе Георгий Пискуновка рәхмәт сүзләре җиткерәбез.