28 сентябрь көнне халыкара өлкәннәр декадасы кысаларында пенсионерлар арасында "Ветераннар Советы кубогы" на бильярд буенча сайлап алу турниры узды.
Турнир ярышлары билгеләнгән һәр зонада узды. Бильярд спорт төрен сөюче өлкәннәребез бу ярышта бик теләп катнашты. Сайлап алу турнирын узган бильярдчыларыбыз 5 октябрь көнне Мөслимнең "Яшьлек" спорт сараенда урнашкан бильярд бүлмәсендә финал ярышларында очрашачак.