Музыкаль мәктәбе укучылары яңартылган "Мизгел" яшьләр үзәгендә экскурсиядә!

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Яшьләрне  җәлеп иткән зоналар: кибер зал,  грим залы һәм кулинар мастер-класслар өчен яраклаштырылган кухня. Шунысы кызыклы, "Мизгел" яшьләр үзәге каршында эшләп килүче "Игелек уят" отряды волонтерларының яраткан урыны - балкон!  Элеге почмак замана яшьләренең таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Биредә кунаклар волонтерларыбыз эшчәнлеге турында видеороликлар да карый алдылар. 
Әлеге чара, районда волонтерлар хәрәкәтләре турында мәгълүматлар тарату һәм "Игелек уят"  отряды волонтерлар сафына мәктәп укучылары арасында яңа катнашучыларны җәлеп итү максатыннан оештырылды.

Игелек кылырга ашыгыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International