Мөслим балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе
"Сәламәтлек бишьеллыгы" район программасы кысаларында Мөслим балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар. Бүген ГТО комплексы ("Хезмәткә һәм саклануга әзер") массакүләм рәвештә хезмәт коллективлары тормышына керә. Бу - илебез халкын физик тәрбияләүнең, массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне сәламәтләндерүгә багышланган норматив нигезе. 27 сентябрь көнне коллектив гаризасы буенча бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын безнең мәктәптән 20 хезмәткәр тапшырды. ГТО значогын алу өчен барлык нормативларны тиешле дәрәҗәдә тапшырырга кирәк иде. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен норматив шактый аерылып тора һәм анда яшь үзенчәлекләре исәпкә алынган. Барлык хезмәттәшләребезне һәм Мөслим авылы халкын читтә калмаска һәм үзебезнең физик әзерлегебезне сынап карарга чакырабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International