Бүген Мөслим гимназиясе укучылары өчен яңартылган "Мизгел" яшьләр үзәге буенча карау экскурсиясе уздырылды, яшьләрне җәлеп иткән барлык зоналар күрсәтелде, бу кибер зал һәм гример залы һәм кулинар мастер-классларын үткәрер өчен кухня. Әлбәттә, безнең волонтерларыбызның төп урыныбыз - балкон! Анда "Игелек уят" отрядының волонтерлары эшчәнлеге турында сөйләдек, тематик видеороликлар күрсәттек.
Әлеге чара районда волонтерлар хәрәкәтләре турында мәгълүмат тарату һәм "Игелек уят " отрядының волонтерлар сафларына мәктәп укучылары арасында яңа катнашучыларны җәлеп итү максатында оештырыла.
Игелек кылырга ашыгыгыз!