15 сентябрь "Яшьлек" спорт – сәламәтләндерү комплексында «Татарстан кроссы-2023» массакүләм ярыш узды.
Сәламәтлек акциясеннән шулай ук авыл җирлекләре дә читтә калмады. Гомумән алганда, бүгенге чарада да район буенча меңнән артык кеше катнашты. Бәйрәмне ачып, Альберт Хуҗин спорт сөючеләрне һәм җанатарларны сәламләде һәм спорт яратучы райондашларыбызның елдан-ел артуын билгеләп үтте. Традиция буенча, йөгерешкә район башлыгы җитәкчелегендә хакимият командасы старт бирде. Уннан артык берләшмә команда Мөслим флагы белән 400 шәр метр дистанцияне йөгереп узды.