Мин-волонтер! Ә без яңадан балаларны волонтерлыкка җәлеп итү буенча сыйныф сәгатьләре сериясен башладык.

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Ә без яңадан балаларны волонтерлыкка җәлеп итү буенча сыйныф сәгатьләре сериясен башладык. Бүгенге көндә без Мөслим гимназиясендә булдык һәм балаларга  "Игелек уят "  отряды волонтерларының эше, әлеге эшчәнлек юнәлешләре, районыбызда тагын кайсы проектлар гамәлгә ашырылуы турында сөйләштек. Волонтерларыбыз турында видеороликлар күрсәтелде, аларны кызыктыру чаралары турында сөйләдек. Без волонтерларның күзләрен кызыксыну белән яндыра алдык һәм якын киләчәктә "Игелек уят" отрядының сафлары артачак дип ышанабыз. Игелек эшләргә ашыгыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International