Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау көнендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашкан яшьләргә сувенирлар бүләк итте.
Республиканың участок сайлау комиссияләре әгъзалары аңлы сайлаучылар турында кайгыртуларын белдерделәр һәм аларга күңелле бүләкләр, үгет-нәсыйхәтләр һәм яхшы теләкләр тапшырдылар.