Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин югары сыйныф укучылары белән очрашты.
Очрашуның максаты – булачак сайлаучыларның мәгълүматлылыгын арттыру һәм сайлауларда аңлы рәвештә катнашу өчен шартлар тудыру.
Булачак сайлаучыларга Россиядә сайлау законнары үсеше тарихы турында сөйләделәр, «сайлаулар» һәм «референдум» төшенчәләрен аңлаттылар, сайлау законнары нигезләре, Россия Федерациясенең заманча сайлау системасы структурасы, Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре эше белән таныштырдылар, сайлаучыларның актив һәм пассив сайлау хокукының асылын, гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру кагыйдәләрен, тавыш бирү тәртибен һәм үзенчәлекләрен аңлаттылар.
Ахырда, яшь сайлаучыларга мөрәҗәгать итеп, башлык сайлаулар бик мөһим һәм җаваплы эш булуын ассызыклады, чөнки гражданнарның сайлау һәм сайлану хокукын гамәлгә ашыруга район, республика һәм илнең киләчәге бәйле.