Райондашларыбызга чираттагы 11 нче гуманитар ярдәм барып иреште.

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Рүзәл Минһаҗев оештырган Батыр егетләребезгә ярдәм акциясенә райондашлырыбыз гына түгел, күрше тирә районнар да кушылды.

Әлеге ярдәмне махсус хәри операция зонасына илтеп шәхсән егетләрнең кулларына тапшырган Рүзәл Минһаҗев, Ленар Галяев, Рушат Рустэмов һәм Людмила Игошева бүген Мөслимгә кайттылар, аларны Альберт Хуҗин җитәкчелегендә район хакимияте, Яшь армиячеләр, райондашлар каршы алды.

Район башлыгы волонтерларга шулай бергә, бердәм булып хезмәттәшлек иткән, егетләребезгә ярдәм кулы сузган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Юлчыларыбыз Украина якларында күргәннәре, кичергән хисләре белән, фикерләре белән бүлеште. Егетләребезне догадан һәм ярдәмебездән ташламауны сорады.

Искәртеп узабыз. 6 август көнне волонтерларыбыз махсус хәрби операция зонасына юлга кузгалды. Гуманитар ярдәм җыюга бар Татарстан кушылды дисәк тә ялгыш булмас. Район хакимияте, райондашларыбыз, Азнакай, Актаныш һәм башка районнардан да ярдәм килде. Маскировкалау сеткалары, хуҗабикәләребез йөрәк җылысын биреп басып кискән токмачлар, туган як исе килгән үлән чәйләре, бакча уңышы дисеңме, машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчле зур тимер су бочкасы, ока машинасы һәм башкасы - барсы да халкыбызның бердәмлеге күрсәткече.

Гуманитар ярдәмне төяүдә ТР Яшьләр министры Ринат Садыков, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International