Рөстәм Миңнеханов ТР мәгариф идарәләре җитәкчеләренә автомобиль тапшырды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Бүген республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына яңа хезмәт автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды. 

Барлыгы 49 яңа «Лада Веста» автомобиле тапшырылды. 
Мөслим районы идарәсе башлыгы Лилия Ягъдиевна республиканың барлык педагоглары исеменнән бу зур бүләк өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улына рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International