Пенсионерлар арасында Физкультурниклар көненә багышланган "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале

2023 елның 14 августы, дүшәмбе
12 август көнне пенсионерлар арасында Физкультурниклар көненә багышланган "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Чарада катнашучыларның төп девизы-озак еллар сәламәт ,күтәренке һәм уңай булып калу теләге. Олы яшьтә булуларына карамастан, катнашучылар физик формалары белән шаккаттырдылар, искиткеч үзсүзлелек, рух көче һәм дәрт күрсәттеләр. Мондый чаралар бик мөһим, чөнки алар өлкән буын кешеләренә ГТО нормаларын үтәүгә әзерлек барышында сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итә, ә иң мөһиме тере аралашу мөмкинлеге бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International