ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш визиты белән Мөслим районына килде.

2023 елның 8 августы, сишәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш визиты белән Мөслим районына килде. Ул «Туган як» агрофирмасының заманча административ-көнкүреш комплексы һәм яңа орлык линиясе эше белән танышты.

Район башлыгы Альберт Хуҗин, "Чаллы-Икмәге" АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов һәм "Чаллы-Икмәге" ИК генераль директоры Эдуард Юнысов кунакка агрофирма биләмәләре буенча экскурсия үткәрделәр. Исегезгә төшерәбез, Мөслим районының Түбән Табын авылында "Родные края – Туган Як" СТО белән яңа административ-көнкүреш комплексы төзеде. Комплекста административ корпус, СТО һәм хезмәткәрләр өчен хостел урнашкан.

Сәфәр ахырында Марат Әхмәтов кырга юл тотты, анда кыр хезмәтчәннәре өчен агитбригада концерты бара иде, биредә ул агрофирма механизаторлары белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International