ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Ринат Садыйков Мөслим районының капиталь ремонт объектларындагы эшләр барышы белән танышты

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыков капиталь ремонт объектлары - "Мизгел" яшьләр үзәге, "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә эшләр торышы белән танышты.
Балалар һәм яшьләр ял итү үзәкләре нәкъ әлеге министрлык ярдәме белән төзекләндерелә. Ике объектта гаять зур үзгәрешләр кичерә, заманча таләпләргә карап реновацияләнә.

Шулай ук министр район башлыгы белән бергәлектә махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребезгә гуманитар ярдәм төяүдә катнашты.

Райондашыбыз Рузәл Минһаҗев волонтерлар белән бергәлектә 11 нче тапкыр махсус хәрби операция зонасына ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм җыеп илтә. Әлеге ярдәмгә районбашларыбыз, район хакимияте һәм күрше районнарның өлеше керде. Бу халкыбызның бердәмлегенең бер дәлиле.

Министр сәфәр азагында басуга юл тотты. Биредә ул "Август-Мөслим" агрофирмасында хезмәт куючы яшь механизаторлар белән аралашты. Узган елда комбайнчы егетләребез сезонга 1 миллионнан артык акча эшләүләре турында, техниканың заманча, эш шартларының яхшы булуы турында сөйләп, министрны комбайннары белән дә таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International