Ир-атлар командалары арасында Россия Волейболының 100 еллыгына багышланган турнир узды

2023 елның 31 июле, дүшәмбе
27 июль көнне "Яшьлек" спорт сараенда ир-атлар командалары арасында Россия Волейболының 100 еллыгына багышланган турнир узды. Тантана өлешендә Мөслимнең ГТО администраторы Расил Фаттахов уңышлы ГТО нормативлары тапшырган администрация хезмәткәрләрен ВФСК ГТО удостоверениялары, значоклары белән бүләкләде. Район башлыгы Альберт Хуҗин волейбол сөючеләрне волейбол үсеше юбилее белән тәбрикләде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илшат Яббаров барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләп ярышларны ачып җибәрде. ⚡Командалар арасында ярышлар кызу барды. Нәтиҗәләр буенча: 1 урынны “Илтранс" Мөслим командасы яулады; 2 урында "Ретро" Мөслим командасы. 3 урынга Актаныш командасы чыкты. 4 нче урынга Мөслимнең администрация командасы лаек булды. Ярышта катнашкан командалар кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International