Велойөреш-2023

2023 елның 31 июле, дүшәмбе
"Сәламәтлек бишьеллыгы" программасы кысаларында мөслимлеләр район үзәгенә велойөгерешкә чыкты. Әлеге чарага вакытларын файдалы итеп үткәрергә теләүчеләр җыелган иде.Велойөрешкә чыккан Мөслим халкы арасында өлкәннәр дә, урта буын кешеләр дә, мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр дә шактый иде. Старт бирелер алдыннан район башлагы Альберт Хуҗин велойөрешкә килгән райондашларны сәламләде, стартта уңышлар теләде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров велойөреш турында мәгълүмат җиткерде, маршрутны аңлатты һәм ярышка старт бирде. Билгеле бер дистанцияне узган велосипедчылар ярыштан уңай эмоцияләр алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International