23 июль көнне "Яшьлек" спорткомплексы тренерлары Түбән Табын авылындагы "Яшьлек" балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен картинг дәресләре уздырды.
Тренерларыбыз балаларга картларның ничек урнашуын һәм бу машина белән ничек идарә итүен аңлатты. Балалар бик кызыксынып тыңладылар һәм картинг машинасы белән идарә иткәндә барлык киңәшләрне дөрес үтәргә тырыштылар. "Яшьлек" лагерендә ял итүче балаларга картинг машиналарында идарә итү бик ошады, малайларга гына түгел хәтта кызларга да кызыксыну уятты.