"Яшьлек" сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр өчен мастер-класс

2023 елның 19 июле, чәршәмбе
17 июльдә тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтов, фортепиано укытучылары Филүзә Шәрипова һәм Розалия Хәбибуллина, халык уен кораллары бүлеге укытучысы Райса Харисова районның «Яшьлек» сәламәтләндерү лагеренда булдылар. Укытучылар балаларны фольклор уен кораллары тарихы белән таныштырдылар, курайда уйнау сәламәтлек өчен бик файдалы икәнен аңлатылар. Кече һәм өлкән төркемнәрдә ял итүче 60 бала курайда уйнау серләренә төшенделәр. Кыска вакыт эчендә балалар көче белән фольклор ансамбле оештырылды. Балаларга бу эчтәлекле һәм мавыктыргыч чара бик ошады, балалар чын мәгънәсендә курай белән кызыксындылар, кайберләре музыка мәктәбенә укырга керергә һәм профессионалларча курайда уйнарга өйрәнергә теләк белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International