«Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре» темасына зона семинар-киңәшмә

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Мөслим муниципаль районының «Август-Мөслим» агрофирмасы базасында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре» темасына зона семинар-киңәшмә узды.

Чарада 12 районнан 100 дән артык авыл хуҗалыгы эшчәннәре катнашты, алар арасында Рафаэль Фәттахов - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, Дмитрий Яшин-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин да булды.

Аграрийлар төрле һава торышы шартларында җирне эшкәртү, орлык әзерләү, чәчү, игеннәрне тәрбияләү, урып-җыю нечкәлекләре, норматив актлардагы үзгәрешләр һәм башка бик күп мәсьәләләр белән таныштылар. Шулай ук кунакларга “Агромастер” һәм “Август-Мөслим” компаниеләренең техник паркы күргәзмәсе, ике төрле агрегат белән җир эшкәртү мисалы, “Август-Мөслим” агрофирмасының тәҗрибә участокларда алып барган эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International