Мөслим муниципаль районының "Мөслим Тугайлары" халык фольклор ансамбле Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе белән бергәлектә янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Юлдус (Ичкин) авылына килде. Шәйхразиев һәм башка кунаклар авылның яшь парларының никах тантанасында катнаштылар.
Никах үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алды.
Аннары яшьләр кәләшне (килен төшерү йоласы) егет йортында, ягъни янгыннан исән калган нигез янында каршы алу йоласын үткәрделәр. Бәйрәмне "Мөслим Тугайлары" халык фольклор ансамбле бизәде.
Тамашачылар мәхәббәт турында назлы җырларга җылылык белән игътибар иттеләр, татар музыкасының дәртле, шатлыклы мотивларын хупладылар һәм, әлбәттә, коллективка үз рәхмәтләрен, алкышларын, шулай ук ярату һәм хөрмәт белдерүче иң яхшы сүзләрне бүләк иттеләр. Һәркем үзенекен тапты-яхшылык турында искә төшерде, һәм, һичшиксез, үз өенә җылылык һәм яхшы кәеф кисәкчәсен алып килде.